Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Көмеш кыңгырау» чаты» яшь блогерларны җыйды

Чаллының «Адымнар» мәктәбендә «Көмеш кыңгырау чаты» дигән чара узды.

Чаллының «Адымнар» мәктәбендә «Көмеш кыңгырау чаты» дигән чара узды. Анда шәһәр мәктәпләреннән блогерлык, татарча видеолар төшерү белән кызыксына торган балалар җыелды. Очрашуда 2нче, 14нче, 54нче, 29нчы гимназияләрдән, 52нче, 41нче мәктәпләрдән укучылар бар иде.

Бу проектны «Көмеш кыңгырау» республика газетасы оештырды. Чара теоретик һәм практик өлешләрдән торды. Теоретик өлештә укучылар кызыклы кыска видео төшерү серләрен белсә, практик өлештә үзләре шундый видеолар төшереп карадылар. Аннары үзләре үк җиңүчеләрне сайладылар.

Күпчелек тавышлар белән 41нче мәктәп укучылары Илдар Хөснетдинов һәм Камил Мухаметдинов төшергән видео җиңүче дип табылды.

2нче урында — 29нчы гимназиядән Аделя Искәндәрова һәм Илзирә Саматова, 3нче урында 52нче мәктәптән Руслан Логинов һәм Азалия Петрова җиңүче булдылар.

Җиңүчеләр - дипломнар, бүләк сертификатлары һәм татлы бүләккә, барлык катнашучылар да дипломнарга һәм татлы бүләкләргә ия булды.

Фотолар сылтама аша http://chelny-rt.ru/photo/komes-kyngyrau-caty

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев