Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Кояшның яңа күлмәге

Яңа төсмерләре белән яз шатландырып торсын.

Ургылып, ташып ярлардан

Назга тулып яз килде.

Хискә чумып, кояшы да

Яңа күлмәген киде.

Күз явын алырлык икән

Аның язгы күлмәге.

Җиргә кадәр төшеп җитә

Ялтыравык итәге.

Җир өстендәге ак карлар

Әверелгән көзгегә.

Зәңгәр күкнең гүзәллеге

Чагыла су өстендә.

Яңа төсмерләре белән

Яз шатландырып торсын.

Киләсе көннәребез дә

Гел аяз гына булсын!

Актаныш районыннан Алсу Галиеваның иҗат җимеше.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев