Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Көмеш кыңгырау» - Саба районында

Бүген газетабызның баш мөхәррире Ризидә Гасыймова белән аның урынбасары Лилия Фәттахова Саба районында очрашуларда булдылар.

«Көмеш кыңгырау» газетасы журналистлары бүген Саба районы Шәмәрдән авылының «Салават күпере» балалар бакчасында, лицейда һәм «Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясендә кунакта булдылар. Әлеге сәфәр турында газетабызның киләсе 5нче саныннан укырсыз.

Биредә балаларның вакытын файдалы үткәрер өчен, сәләтләрен үстерер өчен бик әйбәт шартлар булдырылган. “Салават күпере”ндә балалар куйган әкият тә, әти-әниләре белән берлектә ясалган китапчыклар күргәзмәсе дә (“Көмеш кыңгырау”га багышланганнары да бар!), безнең белән “Тылмач” уенын уйнаулары да, тагын бик күп нәрсәләр ошады безгә. Һәр төркемдә сюжетлы-рольле, театральләштерелгән уеннар, вак моторика, рәсем сәнгате, конструкцияләү, өстәл уеннары, математика, китап уку үзәкләре оештырылган. 56 хезмәткәр эшли биредә. 2 музыка җитәкчесе, физик тәрбия инструкторы, укытучы-логопед, педагог-психолог, рус һәм татар, инглиз телен өйрәтүче тәрбиячеләре бар. Бассейны да бар бакчаның. Һәм Татарстандагы иң зур бакча да икән әле ул. 

Лицейның да гаҗәеп тарихы, сокланырлык бүгенгесе бар. “Тарих эзләреннән” тукталышлар аша да уздык, “Әдәби аш” та ашаттылар кунакларга.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев