Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Көмеш кыңгырау» - Калмиядә кунакта

«Көмеш кыңгырау» газетасы хезмәткәрләре Тукай районы Калмия авылында булып кайтты. Коронавирус пандемиясе килеп чыкканнан бирле беренче сәфәр бу.

Беренче тукталыш - балалар бакчасында булды. Фотолар галереядә.

 

Балалар фотога төшкән арада осталыкларын да күрсәтеп алырга өлгерделәр.

Видеода - Ясминә Сәхипгәрәева.

Икенче тукталыш - Гыйльфановлар гаиләсендә.

Әлеге гаилә турында без социаль челтәрләрдә бер видеоязмага тап булгач барырга хәл иттек. ► Видео биредә.

Ул видеода 10 яшьлек Илхан Гыйльфанов минитрактор белән бәрәңге эшкәртә. Бу бик кызык булып тоелды безгә. Илхан бертуган абыйсы Айназ белән бөтен эшне шуның ярдәмендә эшлиләр, малларга ашатырга көнлек печән дә алып кайталар икән.

Гыйльфановлар гаиләсендә 4 бала - олы кызлары Айзилә тугызынчы сыйныфны, олы уллары Айназ җиденчене, Илхан өченчене тәмамлаган. Кечкенә кызлары Язгөлем исемле.

Әлеге гаилә 2004нче елда бирегә күченгәндә монда тип-тигез кыр иде дип сөйлиләр. 16 ел эчендә нинди йорт-җир, каралты-кура җиткергәннәр. Балалар - төп ярдәмчеләр. 

Әлеге тату гаилә турында язманы газетабызның киләсе санында укырсыз.

Фотолар галереядә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Тукай районы Калмия авылы балалар бакчасында тәрбияләнүче Сәхипгәрәева Ясминә.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев