Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Көмеш кыңгырау» Чаллының 21нче мәктәбендә кунакта

Укучылар безгә бик «тәмле» күчтәнәч әзерләгәннәр иде

Без һәрчак укучыларыбыз белән очрашырга шат. Чираттагы күңелле чара Чаллы шәһәрендәге 21нче мәктәптә булды. Кунак килгәч, аны тәм-томнар белән каршы алалар бит инде.  Укучылар безгә бик «тәмле» концерт номерлары әзерләгәннәр иде.

Әле 1нче сыйныфта гына укысалар да, матур итеп шигырьләр дә сөйләделәр, җырлап та күрсәттеләр. Солтан Вәлиев «Гармунчы егет» җырын башкарганда залдагы укучылар чак биемичә түзеп тордылар.

Аннары «Бииләр итек читекләр» җырын башкаручы укучыларга сокланып утырдык.

Амелия Гатаулина, Наил Хәсәнов, Элайза Насыйбуллина – афәрин! Шигырьләр дә тыңладык. Азалина Такиуллина, Диләрә Газимова һәм башка укучылар туган тел турында шигырьләр дә сөйләделәр.

Аннары без балаларга газета чыгару этаплары турында аңлаттык.

Материалларны кем җыя, кем интервью ала,  кем рәсем ясый, кем хаталар тикшерә? Барысы-барысы да укучыларга бик кызык иде. Кыскасы, җылы очрашу булды бу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рәхмәт. Бик матур чара булды.