Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Көмеш кыңгырау» - Актаныш районы Аккүз мәктәбендә кунакта (ВИДЕО)

Без, «Көмеш кыңгырау»лар бүген Актаныш районы Аккүз урта мәктәбенә юл тоттык.

Аккүз мәктәбе укучылары үзләренең чыгышлары, жыр-биюләре, шигырь сөйләүләре, кичәне алып барулары, костюмнары белән безне таң калдырды. Мәктәптә барлыгы 30 укучы белем ала. Аларның һәрберсе талантлы, иҗади балалар. Үзләре язган шигырьләр белән безне дә сөендерделәр.

Сәнгать мәктәбенә йөрүче укучылар исә осталыкларын баянда һәм төрле уен коралларында уйнап күрсәттеләр.

Шулай ук, татар халык биюен башкарып, житезлекләре, бердәмлекләре (биюдә 26 укучы катнашты) һәм костюмнары белән дә безне жәлеп иттеләр.

Укучылар иҗат иткән шигъри жыентыкка редактор Ризидә Гасыймовадан автограф куйдырган мизгел.

6, 7нче сыйныф укучылары үзара ике командага бүленеп, дөнья буенча сәяхәт кылып, Тапкырлар, Иң-иңнәр утравына барып, иң-иң авыр сорауларга жаваплар эзләде. Һәм бик жиңел генә аларны тапты да.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев