Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Көмеш каләм» фестиваленең җиңүчеләре билгеле!

Әгерҗедә «Көмеш каләм» район фестивале инде 19нчы тапкыр уза. Бу бәйге иҗат итүче кызларны-малайларны барлый.

Быел ул Кадыбаш мәктәбендә үткәрелде. Анда район мәктәпләреннән иң актив, иҗади укучылар катнашты. Мәктәп укучылары, укытучылар барлык кунакларны, катнашучыларны якты йөз һәм татар халкының милли ризыгы – чәк-чәк белән каршы алдылар ул көнне. Килеп керүгә, мәктәп музее белән таныштырдылар, кунакларны төрле күргәзмәләр, балалар иҗаты үрнәкләре белән җәлеп иттеләр.

Фестивальдә мәртәбәле кунаклар: «Татмедиа» республика агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Әхмәтова, район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина, «Әгерҗе хәбәрләре», «Яңарыш» газеталары, «Салават күпере», «Сабантуй» журналлары хезмәткәрләре һәм без – «Көмеш кыңгыраулар» катнаштык.  

Актлар залында укучылар һәм укытучылар катнашуында концерт булды. Искиткеч талантлы балалар укый икән әлеге мәктәптә! Бигрәк тә шаккаттырганы – Кадыбаш мәктәбе укучылары шушы ук мәктәптән 11нче сыйныф укучысы Лиана Габбасова язган «Татар каләме» әсәреннән өзек тәкъдим итте.

Тукай, Дәрдемәнд, Муса Җәлил... Кемнәр генә юк иде геройлар арасында. Мәгънәсе дә искиткеч: ихтыяҗ гел беткән кебек тоелса да, Лиана Габбасова, Азалия Салихова кебек иҗатчы кызларга кирәк бит әле ул татар каләме! Алар – Кадыбаш мәктәбенең ике укучысы Шәүкәт Галиев исемендәге әдәби-иҗтимагый премияләргә лаек булдылар!   

Концерт-тамаша караганнан соң, катнашучылар иҗади көрәш мәйданчыкларына таралдылар. Аның үзенчәлеге шунда: иҗатчылар билгеле бер темага шигырь-хикәяләрен, язмаларын, әсәрләрен мәртәбәле жюри каршына утырып яза. Ә темаларны алар фестиваль көнне генә белә. Катнашучылар ике сәгать эчендә өр-яңа әсәр тәкъдим итәргә тиеш. Менә шул вакытта беленә инде ул чын талант! Ә талантлылар, иң мөһиме, иҗат итәргә яратучылар, байтак җыелган иде анда.

Фестиваль 6 юнәлеш буенча оештырылды: «Яшь шагыйрь», «Яшь хикәяче», «Яшь хәбәрче», «Яшь рәссам», «Нәфис сүз остасы», «Мультфест».

Фестивальнең җиңүчеләре:

- «Яшь шагыйрь»: Мөхәммәдиева Нурия, Салагыш урта мәктәбенең 6нчы  сыйныф укучысы;

- «Яшь хикәяче»: Миндибаева Эльвина, Салагыш урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы;

Салихова Азалия, Кадыбаш урта мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы;

- «Яшь хәбәрче»: Хәбирова Ралинә, Исәнбай урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы

- «Яшь рәссам»: Әминова Вәсилә, Әгерҗе шәһәренең 3нче мәктәбе 11нче сыйныф укучысы

Никашева Эльвира, Әгерҗе шәһәре  1нче гимназиянең 8нче сыйныф укучысы.

- «Нәфис сүз остасы»: Закирова Дилия, Әгерҗе шәһәре 4нче урта мәктәбенең 4нче сыйныф укучысы.

- «Мультфест»: Щукина Кристина, Исәнбай урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы.


Фестивальдә катнашкан һәр балага сертификатлар, диплом һәм «Татмедиа» агентлыгы әзерләгән бүләкләр тапшырылды. Җиңүчеләргә «Көмеш кыңгырау» газетасына, «Салават күпере», «Сабантуй» журналларына подписка да вәгъдә иттеләр әле. Ә иң сәләтлеләр өчен «Татмедиа» агентлыгы республика басмаларында стажировка оештырачак.

Гөлинә Гусамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев