Чын күңелдән котлыйбыз!
«Апуш» студиясенең «Кечтүк» спектакле V «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестиваленең региональ этап җиңүчесе булды һәм фестивальнең регионара округ этабына үтте. Чын күңелдән котлыйбыз!
Барлыгы 371 гариза арасыннан Татарстан Дәүләт драма театрларының баш режиссерлары, театр тәнкыйтьчеләре, Министрлык вәкилләреннән торган жюри составы 1 балалар театр студиясен һәм 1 яшьләр театр студиясен сайлап алды.
Фестивальнең финал этабы 2024 елның март-апрель аенда узачак.
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев