Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Казанга Пушкинның нәсел дәвамчылары киләчәк

Казанга Александр Пушкинның нәсел дәвамчылары булган Елена Сабурова һәм Светлана Рощина киләчәк.

9-10 сентябрь көннәрендә Казанга Александр Пушкинның нәсел дәвамчылары булган Елена Сабурова һәм Светлана Рощина киләчәк. Алар Пушкинның олы улы Александрның нәселен дәвам итүчеләр. Казаннан тыш кунаклар Яшел Үзәндәге А.С. Пушкин исемендәге лицейда булачаклар һәм 1833 елгы «Пушкин сукмаклары» буйлап үтәчәкләр. 

Бу чара Пушкинның Казанда булуы вакыйгасына быел 190 ел тулуга һәм Укытучы һәм остаз елына багышлана.

9 сентябрь көнне кунаклар ТР Мәгариф һәм фән министры Ильсур Һадиуллин белән очрашачак, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры янындагы Пушкин һәйкәленә чәчәкләр салачак һәм Казан Кремлендә булачак. Алга таба аларны Яшел Үзәндәге А.С. Пушкин исемендәге лицейда укучылар, укытучылар һәм әти-әниләр белән очрашу көтә.

Лицейда «Время Пушкина. Семейные реликвии» дигән күргәзмә эшли. Аны «Не напрасно я посетил эту сторону... 1833-2023» дигән иҗади проект авторы Әлфия Рәхмәтулина (Санкт-Петербург) һәм Мәскәүдәге иң борынгы китапханәләрнең берсе – А. С. Пушкин исемендәге китапханә-читальня директоры Татьяна Калашникова тәкъдим итә.

Бу күргәзмәдә шагыйрь гаиләсенең үзенчәлекле әйберләрен күрергә мөмкин: Наталья Николаевна Гончарованың (1812-1863) бал китапчыгы (бальная книжка), шагыйрьнең олы кызы Мария Александровна Пушкина-Гартунгның (1832-1919) күзлеге һәм футляры. Мария Александровна Пушкин исемендәге китапханә-читальняның беренче директоры булган. 

Шулай ук күргәзмәдә Пушкинның 1813 елда ясаган «Собака с птичкой» дигән рәсемен күрергә мөмкин.

9 сентябрь кичендә Свияжск утрау-шәһәрчегеннән Пушкин эзләре буйлап сәяхәт башланачак. 10 сентябрьдә Пушкинның дәвамчылары шагыйрь 1833 елда караган барлык күренекле урыннардан үтәчәкләр. Алар, танылган бабалары кебек, Казанда 2 көн дә 5 сәгать торырлар дип планлаштырыла.

https://www.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев