Казанда «Печән базары» татар шәһәр мәдәнияте фестивале узачак
Ачык ишек

Казанда «Печән базары» татар шәһәр мәдәнияте фестивале узачак

24-25 август көннәрендә «Печән базары» татар шәһәр мәдәнияте фестивале узачак.

Казанда 24-25 август көннәрендә «Печән базары» татар шәһәр мәдәнияте фестивале узачак. Чара Иске Татар бистәсендә – Кабан күле буенда һәм Шиһабетдин Мәрҗани урамында гөрләячәк.

Ачык һавада кул эшләнмәләрдән милли дизайн-маркет, аш-су, лекторий, җанлы музыка, остаханәләр, балалар мәйданчыгы, экскурсияләр, дуслар белән очрашу урыны һәм башкалар оештырылачак.

Катнашучы булу, үз продукцияңне маркетта күрсәтү өчен 9 августка кадәр гариза тутырып җибәрергә кирәк. Тулырак программа белән тиздән таныштырып узарбыз.

Чыганак: 

https://yalkyn.ru/

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев