Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Казанда «Мин — Татарстан» ярминкәсе оештырыла

Ярминкә Бауман урамында 29-31 августта узачак.

Казанның Бауман урамында үзмәшгульләр продукциясе ярминкәсе 29-31 августта узачак. Татарстанлылар 120 сәүдә урынында һөнәрчелек продуктлары, бизәнү әйберләре, кием-салым, тәм-томнар, истәлекле бүләкләр һәм башка, шул исәптән милли тематикалы товарлар күрсәтә алачак. Бу хакта Казан Мэриясе телеграм-каналы хәбәр итә.

Ярминкәдә республика территориясендә эшчәнлек алып баручы һөнәри керемгә салым түләүчеләр бушлай катнаша ала. Моның өчен цифрлы платформада гариза бирергә кирәк.

«Татар халкы сәүдәгәрлек белән дан казанган. Бу традицияне саклап һәм үстереп, Бауман урамына рәхим итегез!» диелә хәбәрдә.

Фото: © Абдул Фархан / «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев