Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Казанда «Милли хәзинә» фестивале жиңүчеләрен бүләкләячәкләр

Фестивальдә иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылар — югары, урта махсус уку йортлары укучылары, 9-11 сыйныф укучылары катнаша.

2022 елның 1 ноябреннән 7 декабренә кадәр Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирасы елы кысаларында Казан федераль университеты халык иҗатына багышланган «Милли хәзинә» Идел буе яшьләр фестивален үткәрә. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

Фестивальдә иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылар — югары, урта махсус уку йортлары укучылары, Идел буе федераль округы төбәкләренең гомуми белем бирү мәктәпләренең 9-11 сыйныф укучылары катнаша.

Чара Идел буенда яшәүче халыкларның телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү, аларның Россия халыкларының гомуми мәдәниятендә бергә яшәү мөмкинлекләрен күрсәтү максатыннан үткәрелә. Фестивальнең төп бурычы - яшьләр тирәлегендә халык вокалын, музыканы, хореографияне һәм эстрада әсәрләрен популярлаштыру, шулай ук борынгы һөнәрчелекне торгызу, онытылган технологияләрне һәм хәзерге заман эшләнмәләрендә милли мотивларны куллану.

1 ноябрьдән 14 ноябрьгә кадәр гаризалар һәм конкурс эшләре кабул итү форматында сайлап алу этабы читтән торып узды. Фестивальнең оештыру комитетына Татарстан, Башкортстан, Марий Эл һәм Мордовия уку йортларында катнашучылардан һәм иҗат коллективларыннан йөздән артык гариза килгән. 

7 декабрьдә 16:00 сәгатьтә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының (Татарстан ур., 2 ) актлар залында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы була.

https://tatar-infor

фото https://kpfu.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев