Казанда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе уза
Казанда әлеге акция 2007 елдан бирле үткәрелә, быел ул 1 августта башланды.
Хәйрия акциясе ярдәмендә ел саен аз керемле гаиләдән булган 1 меңнән артык Казан укучысына ярдәм килә.
Аларга уку өчен кирәкле әсбаплар һәм хәйриячеләрдән букчалар тапшырыла.
Исегезгә төшерәбез, Казанда әлеге акция 2007 елдан бирле үткәрелә, быел ул 1 августта башланды.
Укучыларга ярдәм ел саен хәйриячеләр хисабына җыела. Бүләкләр шәһәрнең һәр районында — «Мәскәү», «Сәйдәш», «Чулпан» мәдәният үзәкләрендә, шулай ук Ленин исемендәге мәдәният йортында тапшырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев