Казанда «Күзлек» балалар театр лабораториясе старт ала
19–25 август көннәрендә Казанда беренче тапкыр Туфан Миңнуллин исемендәге «Күзлек» балалар театр лабораториясе узачак.
19–25 август көннәрендә Казанда беренче тапкыр Туфан Миңнуллин исемендәге «Күзлек» балалар театр лабораториясе узачак. Бер атналык зур чараны «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Апуш» татар балалар театр студиясенең «Авыл эте Акбай» мюзиклы ачып җибәрәчәк. Бу хакта https://t.me/millikznru каналы хәбәр итә.
Лаборатория кысаларында остаханәләр, драматургның кызы Әлфия Миңнуллина белән очрашу оештыру күздә тотыла. Шулай ук балалар белән берлектә Туфан Миңнуллин пьесалары буенча эскизлар әзерләнәчәк, алар лабораториянең соңгы көнендә – драматургның туган көнендә тәкъдим ителәчәк.
Оештыручылар барлык теләүчеләрне быелгы ачылышка – «Авыл эте Акбай» мюзиклын карарга чакырып кала. Тамаша 19 август көнне «Чулпан» мәдәният үзәгендә 18.00 булачак. Керү ирекле. 25 август көнне тәкъдим ителәчәк эскизларны да һәркем килеп карый алачак.
Тулырак ВКонтактедагы төркемдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев