Көмеш кыңгырау

Казанда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә «Шәҗәрә бәйрәме» фестивале була

Бүген, 8нче июльдә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, Казанда ел саен үткәрелә торган «Шәҗәрә бәйрәме – Праздник родословной» фестивале узачак.

Кунаклар балалар һәм өлкәннәр өчен бушлай мастер-классларда, төрле күңел ачу интерактивларында катнаша, Татарстан Республикасының атказанган артистлары һәм яшь башкаручылар чыгышларын карый алачак. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

Фестиваль 17:00 сәгатьтә Иске Татар бистәсендә Мәрҗани мәчете янында башлана. Программада татар династияләре һәм гаилә традицияләре белән танышу каралган.

16:00 дән 18:00 гә кадәр иң яшь катнашучылар өчен «Дәү әнидә кунакта – В гостях у бабушки» махсус зонасы, шулай ук балалар Сабан туе оештырылачак.

Концерт программасына Лилия Муллагалиева, Тәслимә Низами, Рузилә Сафина һәм башка артистларның чыгышлары кертелгән. Фестиваль 21:00 сәгатьтә Татарстан шәҗәрәләре турындагы фильмнарны күрсәтү белән тәмамланачак.

Фестивальнең төп максаты – гаилә һәм нәселнең ролен, аларның әһәмиятен һәм уникальлеген аңларга ярдәм итә торган гаилә традицияләрен торгызу һәм саклап калу, дип хәбәр иттеләр Ш.Мәрҗани исемендәге ислам мәдәни үзәгендә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kazanda-gaila-maxabbat-ham-tugrylyk-konenda-saara-bairame-festivale-bula-5857051

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: