Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Казанда «Экофест» яшьләр экологик фестивале узачак

Фестиваль 12нче август көнне Казанның Кремль яр буенда уза.

12нче август көнне 14: 00 - 19:00 сәгатьләрдә Казанның Кремль яр буенда «Экофест» яшьләр экологик фестивале узачак. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы сайты хәбәр итә.

"Экофест" - интерактив, белем бирү, иҗади һәм күңел ачу мәйданчыклары программасы. Программа вакытында басым ясалачак төп темалар – әйләнә-тирә мохитне саклау, хайваннарны саклау, әйберләрнең икенче тормышы, калдыкларны аерым туплау һәм аны утильләштерү серләре, көнкүрешнең экологик булуы һәм экологик гадәтләр.

Фестивальдә катнашучыларны мавыктыргыч мастер-класслар көтә:

- экологик яктан дөрес итеп кибеткә бару

- Экойорт төзү өчен дөрес материаллар сайлау

- табигатькә зыян китермичә генә сәяхәт итү

- калдыкларны фракцияләргә бүлү.

Бу хакта тулырак https://mincult.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев