Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Казанда «Апуш Сабантуе» узачак

«Апуш» татар балалар театр студиясе быелгы уку елына йомгак ясарга әзерләнә.

3 июнь көнне 13:00 сәгатьтә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә, 5 июнь 13:00 сәгатьтә «Чулпан» мәдәният үзәгендә студия шәкертләре сәхнә теле, сәхнә хәрәкәте һәм вокал дисциплиналары буенча сәгать ярымлык сынау тотачак. Хәзерге вакытта имтиханнарга җитди әзерлек бара.

Укучыларның ел дәвамында үзләштергән белемнәрен «Апуш» студиясе остазлары бәяләячәк. Ачык дәрес форматында узачак бу чарага әти-әниләр һәм студиянең башка төркем шәкертләре дә чакырулы.

Шунсын да искәртеп узыйк, 6 июнь көнне Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында «Апуш Сабантуе» узачак. Биредә барлык 3 төркем укучылары, остазлары һәм әти-әниләре өчен бәйрәм үткәреләчәк.

https://t.me/millikznru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев