Казан зоопаркында туган личига Чили дип исем куштылар
Казан зоопаркында Африка антилопасы – личи баласына исем сайлау конкурсына нәтиҗә ясадылар. Бәләкәчнең исеме Чили булачак.
Исем сайлауда соңгы сүзне зоопаркның «Тояклылар» бүлеге җитәкчесе Татьяна Буслова ясады. Личи-чили сүз уйнатуы зоопаркка килүчеләргә антилопаның төрен истә калдырырга ярдәм итәчәк, дип уйлый ул.
Конкурс җиңүчесенә бүләк-сувенир тапшырылачак, дип хәбәр итә Казан зооботаник бакчасының матбугат хезмәте.
Чили быел 16 июльдә дөньяга килде. Аның әти-әнисе «Замбези елгасы» зоопаркында 2020 елның декабреннән бирле яши.
Денис Гордийко фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев