Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Казан укучысы информатика буенча XIV Халыкара көзге турнирда алтын медаль яулады

Ярышлар 23 ноябрьдән 27 ноябрьгә кадәр Болгариядә узды.

 

Лобачевский исемендәге Казан лицее укучысы Валерий Родионов информатика буенча XIV Халыкара көзге турнирда (IATI2022) өлкән лига катнашучылары арасында алтын медаль һәм абсолют икенче урынны яулады. Ярышлар 23 ноябрьдән 27 ноябрьгә кадәр Болгариянең Шумен шәһәрендә узды.

Турнирда 20 илдән командалар, шул исәптән Россиянең 8 укучысы катнашты. Укучылар өлкән һәм яшүсмерләр җыелма командаларында 4 әр кеше ярышларда дистанцион катнашты. Мәктәп укучылары барлыгы алты алтын һәм ике көмеш медаль яулады.

Лобачевский исемендәге Казан лицее укучылары түбәндәге нәтиҗәләргә иреште:

Родионов Валерий, 11А класс – алтын медаль,

Каримов Ренат, 10А класс – көмеш медаль,

Дьяков Сергей, 8А класс – көмеш медаль,

Вильданов Руслан, 10А класс – бронза медаль,

Тимофеев Кирилл, 8А класс– бронза медаль. Укытучылары – Сергей Иванович Михайлин.

Валерий Родионовтан тыш Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Екатеринбург укучылары алтын медальгә лаек булды.

Россия командалары июнь аенда бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы призерлары һәм җиңүчеләре арасында үткәрелгән җәйге укыту-күнекмә җыеннары нәтиҗәләре буенча оештырылды, дип хәбәр итә Россия Мәгърифәт министрлыгының матбугат хезмәте.

https://tatar-inform.tatar

Фото https://mon.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев