Көмеш кыңгырау

Казан укучылары БА-64 хәрби машинасының төгәл күчермәсен ясаганнар

Казанда «Я сам» коворкингында катнашучы яшүсмерләр БА-64 совет хәрби машинасының 1:1 масштаблы төгәл күчермәсен ясаганнар.

Әлеге машина төрле патриотик чараларда кулланылачак.

Машинаны төзү идеясе моннан берничә ел элек барлыкка килгән. 2020 елда сызымнар һәм фотолар эзләү башлана. Сызымнарны цифрлаштырганнан соң, беренче кечерәйтелгән макет әзерләнә башлый.

22нче июнь көнне «Молодежный» лагеренда балалар агачтан ясалган макетны тәкъдим иттеләр. Хәзер алар белгечләр белән бергә БА-64 бронемашинасын тулысынча металлдан төзергә ниятли.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: