Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Казан студенты татар телендә тиз уку буенча Россиядәге бердәнбер курсны эшләгән

Казан федераль университеты студенты Мәликә Хәйрулла татар телендә тиз уку курсы төзегән. Әлегә ул Россиядә бердәнбер.

 

Казан федераль университеты студенты Мәликә Хәйрулла татар телендә тиз уку курсы төзегән. Әлегә ул Россиядә бердәнбер. Дүртенче курс студентының «Тиз уку» проекты «КФУ Ел студенты-2022» конкурсының «Иң яхшы студент инициативасы» номинациясендә җиңде, дип хәбәр итә югары уку йортының матбугат хезмәте.

«Кызганычка, татар телендә тиз уку курслары моңа кадәр юк иде. Рус телендәге методикалар нигезендә тиз укырга өйрәтү татар телендәге текстларны укыганда дәрәҗәсе буенча тигез нәтиҗә бирмәде яки ике телдә мәгълүматны үзләштерү өчен күп көч таләп итте. Нәкъ менә шуңа күрә мин, туган телемнең үзенчәлекләрен исәпкә алып, татар телендә тиз уку буенча үз курсымны эшләргә булдым», – дип сөйләде студент кыз.

Ул билгеләп үткәнчә, тиз уку өчен тел үзенчәлекләренә туры килгән текстлар төзергә һәм сайларга кирәк. Авторлык курсы өчен эксклюзив материалларны студент татар психолингвистикасы белән танышканнан соң эшләгән.

«Мин татар телендә тиз укуның синтаксик, морфологик, лексик һәм психологик үзенчәлекләрен ачыкладым. Нәкъ менә шушы белемнәр нигезендә тиз уку буенча авторлык методикасын төзергә булдым», – дип аңлатты Мәликә Хәйрулла.

Узган елның җәендә ул үз методикасын сынап карау өчен теләге булган һәркемгә татар телендә алты атналык тиз уку курсын уздырган. Уку нәтиҗәләре күрсәткәнчә, бу чорда укучыларның уку тизлеге уртача 150-250 сүздән 650-1200 сүзгә кадәр арткан, ә мәгълүмат ике–өч тапкыр тизрәк үзләштерелә башлаган.

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев