Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Казан мәктәпләрендә пилотсыз очкычлар җыю буенча сыйныфлар ачылачак

Казанда мондый сыйныфларны 35нче лицейда һәм «Лицей – инженерлык үзәге»ндә, 179нчы гимназиядә, 83нче лицейда һәм 6нчы гимназиядә ачу планлаштырыла.

 

Татарстан башкаласы мәктәпләрендә пилотсыз очкычларны эшләргә, җитештерергә һәм эксплуатацияләргә өйрәтү буенча махсус җиһазландырылган сыйныфлар ачылачак. Чараларны гамәлгә ашыру турындагы карар хокукый мәгълүмат порталында бастырылган, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Түгәрәкләр «Пилотсыз авиация системалары» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында республиканың 18 мәктәбендә һәм бер урта махсус уку йортында ачылачак. Җиһазлау буенча әзерлек эшләрен 2024 елның 1 июненә кадәр төгәлләячәкләр, махсус сыйныфларны 1 июльгә кадәр ачу планлаштырыла.

Сыйныфларны ачканда, биналарның санитария нормаларына һәм янгынга каршы куркынычсызлык таләпләренә туры килүе исәпкә алынырга тиеш. Дәресләрне алып баруга квалификацияле педагогик кадрларны җәлеп итү зарур.

Казанда мондый сыйныфларны Совет районының 35 нче лицеенда һәм «Лицей – инженерлык үзәге» муниципаль автоном гомуми белем бирү учреждениесендә, Яңа Савин районының 179 нчы гимназиясендә, Идел буе районының 83 нче лицеенда һәм 6 нчы гимназиясендә ачу планлаштырыла.

Бүгенге көндә республикада пилотсыз очу аппаратлары җитештерүче күпчелек предприятиеләр махсус билгеләнештәге продукция эшләп чыгара, әмма яңа илкүләм проектны исәпкә алып, гражданлык ихтыяҗларына ориентлашырга тырышалар.

Татарстанның «Пилотсыз авиация системалары» илкүләм проектын гамәлгә ашыру буенча хөкүмәт ведомствоара комиссиясе узган елның октябрендә оештырылды. Аңа кадәр, август башында, республика пилотсыз очкычларның фәнни-җитештерү үзәген төзүгә гариза тапшырды.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев