2024 елда Казан мәктәпләренең 11нчы сыйныфны тәмамлаучы 5,8 мең укучысы өчен соңгы кыңгырау яңгыраячак. Быел 9нчы сыйныфны 14 мең укучы тәмамлый.
Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Аныкланганча, шәһәрнең гомуми белем бирү учреждениеләрендә соңгы кыңгырау 24 һәм 25 майда яңгыраячак. Бу көннәрдә мәктәпләрдә тантаналы линейкалар уза. Анда традиция буенча укучыларның ата-аналары, узган елларны мәктәпне тәмамлаучылар һәм башка кунаклар була.
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев