Казан яшь тамашачы театры Кремльдә нәниләр өчен бушлай спектакль күрсәтәчәк
2нче июль көнне Казан Кремленең Гамәви урыннары бинасында Казан яшь тамашачы театрының «Ежики — маленькие мечтатели» спектакле күрсәтеләчәк.
2нче июль көнне 10:30 һәм 12: 00 сәгатьләрдә Казан Кремленең Гамәви урыннары бинасында (1 подъезд, 2 кат) Казан яшь тамашачы театрының «Ежики — маленькие мечтатели» спектакле күрсәтеләчәк.
Нәниләр өчен куелышны беренче тапкыр музей-тыюлыкка килүчеләр — ТР башкаласында яшәүчеләр һәм кунаклар күрә алачак.
Автор һәм режиссер Анна Зиннәтуллинаның нәниләр өчен курчак спектакле төнге урман буйлап сәяхәткә чакыра. Ежик дусты Ежинка янына, бергәләп болытларда йөрергә ашыга.
Юлда аңа Айны коткарырга, елга аша чыгарга, Төнге яңгыр һәм башка серле урман ияләре белән очрашырга туры киләчәк. Кояш чыкканчы, алар Ежинка белән болытларны тота алырлармы?
Рәссам Анна Зиннәтуллина, яктылык буенча рәссам Ания Шепелюк. Спектакльдә артистлар Гүзәл Вәлишина һәм Мария Мухортова катнаша.
3 яшьтән өлкәнрәк тамашачылар өчен тәкъдим ителә.
Сылтама аша регистрация үтәргә кирәк. Вход свободный по регистрации: https://kazanskiy-kreml.timepad.ru/event/2478969/
Керү бушлай.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев