Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Кәрим Тинчурин театрында «Тылсымлы арена» әкиятенең премьерасы узачак

29-30 октябрьдә Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры балаларга «Тылсымлы арена» дип аталган өр-яңа спектакль тәкъдим итәчәк.

Әсәрнең авторы – танылган драматург, Татарстанның атказанган артисты Шамил Фәрхетдинов.

Әкиятне сәхнәгә яшь режиссер, ГИТИС студенты Камил Гатауллин куя. Әкият цирк йолдызлары Мультик, Пультик, Аюхан, Филия, Ишкулла, Юлбатыр кебек җәнлекләр турында булачак.

Филия образын башкаручы Татарстанның халык артисты Зөлфия Вәлиева сүзләренчә, яңа спектакльнең никадәр әйбәт килеп чыгуын сөйләп кенә аңлатып булмый. «Әкиятне бөтен гаилә белән килеп карарга кирәк, аны сөйләп кенә аңлатып булмый. Ул шулкадәр күңелле, ихлас, эчтәлекле тамаша», -  дип фикерләре белән уртаклашты Зөлфия Вәлиева.

«Тылсымлы арена» спектакленә музыканы Гөлназ Закирова иҗат итте, акробатик номерларны режиссер Илнур Гарифуллин куйды, оркестр аранжировкасын театрның дирижеры Ильяс Камал эшләде. Әкиятнең рәссамы – Алия Гайнуллина, хореограф – Александра Ельчанинова, хормейстер – Алия Хәмзина.

https://tatar-inform.tatar

Фотолар: https://vk.com/tinchurinteatr


 

Көннең кыскача яңалыклары безнең телеграм-каналда https://t.me/chelny_rt


Без Вконтактеда https://vk.com/komesh_kingiray

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев