Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Jadidfest фестивале комикслар лабораториясенә рәссамнар җыя

Катнашырга мәктәп балалары һәм 20 яше тулмаган беренче курс студентлары чакырыла

Jadidfest яңа шәһәр татар мәдәнияте фестивале 5-6 ноябрьдә Татарстан Милли китапханәсендә узачак.

5-6 ноябрьдә «Дастан» иҗади башлангычларны үстерү оешмасы Татарстан Милли китапханәсендә Jadidfest – яңа шәһәр татар мәдәнияте фестивале уздыра. Чара Бөтендөнья татар яшьләре форумы ярдәмендә оештырыла. Аның төп темалары: ата-аналар белән балалар арасындагы мөнәсәбәтләр, тел тәрбиясе.

«Лаборатория вакытында Казанның элекке һәм хәзерге каһарманнарына багышланган комикслар ясаячакбыз. Алар күргәзмә рәвешендә китапханәнең универсаль залында күрсәтеләчәк. Катнашучылар исемлеге 20 октябрьдә игълан ителә. Җыелышлар 22, 23, 29, 30 октябрьдә китапханәдә узачак. Татар телен белү мөһим, әмма мәҗбүри түгел. Катнашырга мәктәп балалары һәм 20 яше тулмаган беренче курс студентлары чакырыла», - диде оештыручылар.

Комикслар лабораториясендә катнашырга теләүчеләр өчен гаризалар кабул итү бара. Гаризаны шушы сылтамадан кереп тутырып була.

Программада: «Казан каһарманнары» комикслар лабораториясе, балалар өчен чиллаут аланчыгы, «Тел ачылу: гаиләдә, урамда» очрашулары, «Сәгать саен бер җыр» лабораториясе, яшүсмер оешмалары һәм проектлары белән танышу, җенси тәрбия турында психолог белән әңгәмә, яшүсмерләргә багышланган кинолар марафоны, татарча «Укымыш», бергә китап ясау остаханәсе, мини-спектакль ясау, шигырь лабораториясе һәм китап ярминкәсе, дип хәбәр итә Jadidfest оештыручылары.

Jadidfest беренче тапкыр 2015 елда оештырылды. Фестиваль кысаларында дизайнер, рәссам музыкант, биюче, шагыйрь һ.б. активистлар яңа форматларны тикшерә. Jadidfest фестиваленең соңгы еллардагы темалары – Яңа татар бистәсе тарихы һәм Казан сулыклары иде. Фестиваль татар телендә уза. Быел без әти-әниләрне, сабыйларны, мәктәп балаларын көтәбез, диелә хәбәрдә.

https://tatar-inform.tatar

Фото https://vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев