Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Июньдә Россия укучылары өчен бушлай җәйге программа башлана

Россиянең барлык төбәкләреннән 4-8 сыйныф укучылары өчен "Лето с Летово" онлайн-программасы 2022 елның июнендә башланып китә.

Түгәрәк һәрбер бала өчен махсус сайлап алынган онлайн-дәресләрдән тора, алар мәктәптә кирәкле кайбер күнекмәләрне камилләштерергә ярдәм итәчәк.  

Программада бай тәҗрибәгә ия укытучылар катнаша, алар – мәктәпләрдә һәм университетларда уңышлы гына укытып калмыйча, популяр курслар һәм программалар булдыручы остазлар, олимпиада хәрәкәтен оештыручылар, биремнәр төзүчеләр һәм тикшерүчеләр. 
 
Программага олимпиада математикасы, олимпиада физикасы, икътисад, хокук, олимпиада информатикасы, лингвистика буенча түгәрәкләр, шулай ук "I-Quake" интеллектуаль клубы кергән. Теркәлү өчен гаризаны https://www.letovo.online/clubs/leto-s-letovo сылтамасы буенча тутырырга мөмкин. 


 "Летово мәктәбе" - 5-8 нче сыйныф укучылары өчен мәктәп предметлары буенча дәресләр өчен бушлай онлайн-платформа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев