Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

IX Халыкара «Глаголица» бәйсез әдәби премиясе талантларны барлый

Катнашучылар өчен кызыклы мәдәни программа, танылган язучылар, журналистлар, тәрҗемәчеләр белән мастер-класслар оештырылачак.

Казанда 19  сентябрьгә кадәр IX Халыкара «Глаголица» бәйсез әдәби премиясендә катнашу өчен эшләр кабул ителә. Моның өчен конкурс сайтында теркәлү, анкета тутыру, нигезләмә белән танышып, анда күрсәтелгән таләпләр нигезендә конкурс эшен беркетү сорала. Хәзерге вакытта бәйгедә катнашырга теләк белдереп, 200 дән артык гариза кабул ителгән.

Әлеге проект 10 –17 яшь шагыйрьләр, язучылар өчен зур әдәбиятта үз көчләрен сынап карарга, танылган сүз осталары белән танышырга, тәҗрибә һәм белем алу, туган телне, рус яки татар телен камилләштерергә, фикердәшләр табарга юл ача. 

Бәйгенең төп өлеше 13-18 ноябрьдә балалар лагеренда үткәрелергә планлаштырыла. Катнашучылар өчен кызыклы мәдәни программа, танылган язучылар, журналистлар, тәрҗемәчеләр белән мастер-класслар оештырылачак. Иң яхшы конкурс эшләренә Андрей Усачев, Наринэ Абгарян, Нина Дашевская, Сергей Махотин, Виктор Лунин, Ркаил Зәйдулла, Галимҗан Гыйльманов, Рөстәм Галиуллин, Рифат Сәлах һәм башкалар бәя бирәчәк.

Призлы урыннарга ия булучыларга әдәби сменага 140 юллама, кыска исемлеккә эләккән катнашучыларның әсәрләре белән 140 альманах, 36 планшет, 36 кече китапханә комплекты, шулай ук «Глаголица» премиясенең төп призы булган 9 «Бәллүр ябалак» сыны тапшыралачак. Әдәби бәйгенең йомгаклау һәм бүләкләү тантанасы 18 ноябрьдә «Курчак» театры бинасында узачак. 

Бу хакта  тулырак: https://magarif-uku.ru/tt/ix-khalykara-baysezlek-adabi-glagolica/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев