Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Югары уку йортларында олимпиадачылар өчен бюджет урыннарына квота кертәчәкләр

Бюджет урыннарының гомуми саныннан 70 проценттан да артык булмаган квота билгеләү күздә тотыла.

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы югары уку йортларындагы бюджет урыннарының күп өлешен мәктәп олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призерлар алып бетерә торган вәзгыятьне бетерәчәк. Бу хакта ведомствога сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Бары тик 11 сыйныф олимпиадалары һәм 1-2 дәрәҗәдәге укучылар олимпиадалары җиңүчеләре һәм призерлары гына укырга керү сынауларыннан башка кабул ителә алачак, дип билгеләп үтелә хәбәрдә.

«Укырга керү сынауларыннан башка кабул итүчеләргә әзерлек һәм белгечлекләрнең һәр юнәлеше буенча бюджет урыннарының гомуми саныннан 70 проценттан да артык булмаган квота билгеләү күздә тотыла», — диелгән министрлык хәбәрендә.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar

Фото: © Салават Камалетдинов / ИА «Татар-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев