«Тылсым» тәэсирендә елап та була, көлеп тә!
Чаллының 2нче гимназиясендә «Тылсым» театр студиясенең иҗат кичәсе булды. Гадәти генә түгел – студиянең 5 еллык юбилеена багышланган иде ул.
«Тылсым»ның профессиональ дәрәҗәдә эшләвен күрсәтүче искиткеч тамаша.
Юбилейда тамашачыларга берничә әсәрне сәхнәләштереп тәкъдим иттеләр. Аяз Гыйләҗевның «Озын-озак балачак» әсәреннән өзек элекке – авыррак заманнардагы балалар тормышын чагылдырса, «Тылсымлы чәчәк» (авторы Валентин Катаев) турындагысы бүген, сезнең-безнең күңелләрдә михербанлык хисен саклап калу турында булды. Галиәсгар Камалның «Бүләк өчен» әсәре белән көлдерделәр дә безне «тылсым»лылар, Муса Җәлилнең сугыш тематикасы белән елаттылар да. Еларлык уйныйлар да шул. Кемнедер аерып әйтү мөмкин дә түгел – барысы да! Рольләрнең башкаручыларына шулкадәр туры килеп торуы ук кызык! 8нчы сыйныф укучылары Наилә Вәлиева белән Инзилә Абдуллина «Бүләк өчен»дә иркә байбикә белән яучы әби рольләрен шулкадәр оста башкардылар ки, бу рольләрдә башкаларны күз алдына да китереп булмас иде хәтта! «Тылсымлы чәчәк»тә Көчек булып Сәйдә Галиәхмәтова уйнады – спектакль буе бер сүз дә әйтмәде, югыйсә, ләкин төрле интонациядә әйтелгән «гав»лары белән шулкадәр күңелгә кереп калды. Регина Кәлимуллинаны да (Ләйлә ролендә) иң шәп уйнаучыларның берсе дип һич икеләнми әйтеп буладыр. Егетләр арасында да бик күп иде оста актерлар. Студия җитәкчеләре Чулпан Әскәрова белән Энҗе Шиһапова, төрле номинациядә җиңүчеләрне билгеләп, яшь актерларга дипломнар һәм бүләкләр тараттылар. Мәктәп директоры Лиза ханым Нәбиуллина белән Энҗе ханым Нурисламова «Тылсым»ның бик күп Республикакүләм, Халыкара бәйгеләрдә җиңү яулауларын искә алып, студия җитәкчеләре – профессиональ актерлар Чулпан Әскәрова белән Энҗе Шиһаповага рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. «Эврика» мәдәният үзәге җитәкчесе Ландыш ханым Галиева аларга Чаллы шәһәре мәдәният идарәсе исеменнән рәхмәт хатлары тапшырды.
Сезне без – Көмеш кыңгыраулар да күркәм юбилеегыз белән тәбриклибез, безнең «Тылсым»лы дуслар!
Ризидә Рәхмәтуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев