Иртәгә Татарстан Милли музеена һәм аның филиалларына керү бушлай булачак
Ачык ишек

Иртәгә Татарстан Милли музеена һәм аның филиалларына керү бушлай булачак

Казан халкы һәм кунаклары 5 сентябрьдә Татарстан Милли музеена һәм аның филиалларына бушлай керә алачак.

Акция айның беренче сишәмбесендә уза.

Кунакларны Габдулла Тукай әдәби музеенда, Алексей Горький һәм Фёдор Шаляпин музеенда, Владимир Ленинның йорт-музеенда, Муса Җәлилнең музей-фатирында, Евгений Боратынский музеенда, Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында, Шәриф Камалның мемориаль фатиры белән татар әдәбияты тарихы музеенда, Каюм Насыйри музеенда, Печище авылындагы Янка Купала музеенда һ.б. кабул итәчәкләр, дип яза matbugat.ru сайты.

 

Тулырак: https://tatmuseum.ru/


Нет комментариев