Июль аенда Татарстанда балалар һәм яшүсмерләр өчен ишегалды лагерьлары эшләячәк
Әлеге лагерьлар бушлай була.
3нче июльдә Чаллы, Яшел Үзән, Түбән Кама, Әлмәт һәм Бөгелмә районнарында «Безнең ишегалды уеннары» лагере старт ала. Бу – балалар лагереның йорт янында урнашкан варианты.
Һәр ишегалдында балалар белән бер куратор һәм ике вожатыйдан торган команда эшләячәк. Вожатыйлар яшүсмерләр һәм яшьләр булачак. Лагерь программасында ишегалдында буш вакытларын үткәрүче балалар өчен уеннар, иҗади дәресләр һәм остаханәләр планлаштырыла.
Һәр эш көнендә 3 июльдән 28 июльгә кадәр Чаллыда балалар һәм яшүсмерләр өчен белем бирү һәм күңел ачу чаралары узачак: спорт уеннары: футбол, волейбол, пионербол, вышибалы; күчмә ишегалды уеннары һәм чемпионатлар: «Удочка со скакалкой», «Салки с мячом», «Санджо», «Море волнуется раз», «Попрыгунчики-воробушки», «Горячая картошка» һәм башкалар; флешмоблар оештырып бию; асфальтта рәсемнәр конкурсы;интерактив форматта «Беренчеләр хәрәкәте» эшчәнлеге белән танышу; иҗади уеннар һәм табышмак.
Лагерь вакытында Республика Рәисенең «Безнең ишегалды» программасы командасы вәкилләре архитектура һәм урбанистикага багышланган һөнәри юнәлеш бирүче уеннар үткәрәчәк.
12нче июльдә шундый чара 56/23 – Җиңүнең 40 еллыгы урамы, 31нче йорт адресы буенча узачак.
Белгечләр үз һөнәре турында тулырак сөйләячәк. Шулай ук уен формасында ни өчен ишегалларында яктырту кирәклеген, «лежачий полицейский»ның ни өчен кирәген һәм башкалар файдалы мәгълүматларны сөйләячәкләр.
Ишегалды лагерына теләсә кайсы көнне, сылтама буенча теркәлеп, күрсәтелгән адресларның теләсә кайсысына килеп кушылырга мөмкин. Программада төрле яшьтәге балалар өчен каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев