Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Иделкәем & Кариев варислары» XIII төбәкара фестиваль-конкурсына гаризалар кабул итү бара

«Иделкәем & Кариев варислары» XIII төбәкара фестиваль-конкурсы балалар һәм яшүсмерләр театраль иҗат коллективлары һәм студияләре арасында үтә.

Фестиваль-конкурс 1нче сентябрьдән 4нче ноябрьгә кадәр драма һәм курчак театры номинацияләре буенча уза. Бәйге Россия халыклары мәдәнияте елына багышланган чаралар программасы кысаларында оештырыла.

Бәйге-фестивальгә гаризалар 30нчы сентябрьгә кадәр «Таткультресурсцентр» сайтында кабул ителә – https://tatcultresurs.ru/event/xiii-mezhregionalnyy-festival-konkurs-detsko-yunosheskikh-teatralnykh-dramaticheskikh-i.

Сайлап алу туры 3нче октябрьдән 7нче октябрьгә кадәр катнашучыларның  видеоязмалары буенча үткәреләчәк.

1нче ноябрьдән 4нче ноябрьгә кадәр Г.Кариев исемендәге яшь тамашачы театрында спектакльләрне карау этабы була, шунда ук җиңүчеләр дә билгеләнәчәк.

«Золотая маска» балалар театр коллективлары смотры 1990 елда барлыкка килә, 2011 елдан ул «Иделкәем» дип, ә 2019 елдан «Иделкәем & Кариев варислары» дип атала.

Нәкъ менә шушы чорда безнең республикада балалар арасында театр юнәлеше киң колач ала башлый. Бүгенге көндә Татарстанда 300дән артык балалар һәм яшүсмерләрнең драма һәм курчак театры коллективлары бар, алар төрле клубларда һәм мәктәпләрдә эшләп килә. Әлеге иҗади коллективларда 10 меңнән артык бала шөгыльләнә.

«Иделкәем & Кариев варислары» бәйгесе балалар театр сәнгатен популярлаштыру, яңа иҗади әсәрләр барлыкка килсен өчен стимул булдыру, куючы режиссерларның активлыгын арттыру өчен үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: КОНКУРС бәйге