Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Иделкәем & Кариев варислары» фестивале финалында унөч спектакль күрсәтеләчәк

24-25нче октябрьдә «Иделкәем & Кариев варислары» балалар-үсмерләр театр коллективлары һәм студияләренең регионара фестиваль-конкурсы финалына чыккан спектакльләр күрсәтелә.

Кариев театры сәхнәсендә ике көн дәвамында «Иделкәем & Кариев варислары» балалар-үсмерләр театр коллективлары һәм студияләренең регионара фестиваль-конкурсы финалына чыккан спектакльләр күрсәтелә.

«Спектакльләр «Драма театры» һәм «Курчак театры» номинацияләрендә 24 һәм 25 октябрьдә көн дәвамында күрсәтелә. 26 октябрьдә нәтиҗәләр ясала һәм җиңүчеләр билгеләнә», дип хәбәр итә ТР Мәдәни ресурслар үзәге.

«2022 елда фестивальнең оештыру комитеты «Драма театры» номинациясендә – 70, «Курчак театры» номинациясендә 14 гариза кабул иткән. Быел Мари Эл, Удмуртия һәм Чувашиядән катнашучылар да бар», диелгән хәбәрдә.

Конкурсның жюри рәисе – Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов. Жюрида Кариев театрының директор урынбасары Лилия Гәрәева, театр артистлары Эльдар Гатауллин, Гөлназ Галимуллина, «Әкият» курчак театры артисты Лилия Нәҗипова, ТР Мәдәни ресурслар үзәгенең бүлек мөдире Нәфисә Сәгъбиева.

Фестиваль кысаларында Ренат Әюпов, Казан театр училищесы педагоглары Лилия һәм Илнар Низамиевлар, курчак театры артистлары Лилия Нәҗипова һәм Татьяна Сорокина, Камал театрының бүлек мөдире Илназ Хәйбуллиннан осталык дәресләре үткәрелә.

«Иделкәем & Кариев варислары» фестивале җиңүчеләрен бүләкләү алдыннан катнашучыларга Кариев театры «Камыр батыр» спектаклен күрсәтә.

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев