Бәйге татар телендә иҗат итүче яшь язучылар, шагыйрьләр, драматургларны барлау, аларны берләштерү һәм иҗатларын активлаштыру максатыннан оештырыла.
Катнашучыларның яше 14тән алып 30га кадәр. Бәйге түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә:
- поэзия;
- проза;
- драматургия;
- балалар әдәбияты (төрле жанрда: шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр, фэнтези). Әлеге номинациядәге әсәрләр балалар аудиториясенә юнәлдерелгән булырга тиеш.
Әгәр син каләм тибрәтергә яратсаң, әсәрләр, шигырьләр, драма әсәрләре һ.б. иҗат итсәң, үз эшләреңне бәйгегә җибәр.
Бәйгенең беренче этабына әдәби әсәрләр idelem.akcharlagi@gmail.com электрон адресы буенча 2022 елның 30 сентябренә 23:59 сәгатькә кадәр кабул ителә.
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев