«Яшь энциклопедист» конкурсы мәктәп укучылары арасында үткәрелә.
Мәктәп укучылары өчен «Яшь энциклопедист» конкурсы дәвам итә. Әлеге конкурста катнашып, балаларның "Татар энциклопедиясе"н язу мөмкинлеге бар.
Конкурс ике номинациядә уздырыла:
– «Иң яхшы иллюстратив материал»;
– «Иң яхшы текст материалы».
Конкурста Татарстан Республикасы гомуми белем бирү учреждениеләренең урта һәм өлкән сыйныф укучылары катнаша ала. Катнашу бушлай.
Конкурс 3 этапта уза:
1 этап – катнашучылардан конкурс материалларын кабул итү 2024 елның 1 октябреннән 17 ноябренә кадәр. 17 ноябрьдән соң җибәрелгән материаллар каралмаячак.
2 этап – 2024 елның 18 ноябреннән 2 декабренә кадәр эшләрне экспертлар бәяли, нәтиҗәләр ясый.
3 этап – конкурс йомгакларын игълан итү, 2024 елның 3 декабреннән 4 декабренә кадәр.
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 2024 елның 5 декабрендә узачак.
Конкурсның нигезләмәсе сылтама буенча: https://tatarica.org
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев