Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Яңа «ТР Электрон мәгариф» системасына 22нче гыйнвардан соң да кушылырга мөмкин

Татарстанда яшәүче 70 меңнән артык ата-ана «ТР Электрон мәгариф» системасына мөстәкыйль рәвештә тоташкан инде.

Татарстанда яшәүче 70 меңнән артык ата-ана «ТР Электрон мәгариф» системасына мөстәкыйль рәвештә тоташкан инде. Әмма моны 22нче гыйнвардан соң – мәктәпләрдә даими расписание раслангач һәм төп оештыру мәсьәләләре хәл ителгәч тә эшләргә мөмкин.

Бу хакта үзенең Телеграм-каналында ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы башлыгы Айрат Хәйруллин сөйләде.

«Яңа системага керү белән 22нче гыйнвардан соң тыныч кына шөгыльләнергә мөмкин булачак — бу вакытка республиканың мәгариф учреждениеләрендә расланган даими расписание барлыкка киләчәк һәм барлык оештыру мәсьәләләре хәл ителәчәк. Уку-тәрбия процессы штат режимында бара», - дип белдерде министр.

Яңа системага ике ысул белән кереп була: Россия дәүләт хезмәтләре порталы (ЕСИА) аша яки 22нче гыйнвардан мәктәпләрдә биреләчәк логин һәм пароль ярдәмендә.

Яңа системага күчү ата-аналар һәм укучыларга программаны үзләштерү барышын күзәтү мөмкинлеге бирәчәк.

"Башлыча, бу укытучыларны өстәмә эштән һәм отчетлардан арындырачак. Укытучылар белем бирү процессына һәм һәр балага аерым вакыт бүлеп бирә алачак», — дип нәтиҗә ясады министр.

Әлеге мәсьәлә бүген гомумреспублика ата-аналар җыелышында каралачак. Чара бүген 17.00 сәгатьтә оффлайн форматта уза. Әлеге сылтамалар аша кушылырга мөмкин булачак https://sferum.ru/?broadcast=-212028704_456239039

https://vk.com/moinrt16?z=video-174961040_456239371%2Fvideos-174961040%2Fpl_-174961040_-2

 

Чыганак: https://www.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бер баш катыргыч әйбер булды инде ул...