Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Иң матур җырым әле язылмаган» - Чаллыда композитор Ринат Гобәйдуллинны искә алдылар

Чаллы шәһәренең 77нче гимназиясендә композитор Ринат Гобәйдуллины искә алдылар. Кичәнең әлеге гимназиядә үткәрелүе юкка түгел - чөнки биредә Ринат абыйның кызы Алсу эшли, оныклары Камил белән Әдилә шушында укыйлар.

Әдилә рәсем ясарга ярата, Камил баскетбол түгәрәгенә йөри, төрле бәйгеләрдә катнашып җиңүләр яулый.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, җырчы-композитор, күпләрнең остазы Ринат Гобәйдуллинга быел 70 яшь тулган булыр иде. 

Кичә барышында балалар Ринат Гобәйдуллинның иҗаты, тормыш юлы белән таныштылар. Гимназиянең музыкаль сыйныфларында белем алучы укучыларның чыгышларын карадылар.

«Укучыларны төбәк тарихы, шәхесләре белән таныштыру бик мөһим. Ринат абый - Чаллының танылган шәхесе. Әлеге кичәне үткәрү уе да инде күптән туган иде» диде бәйрәмне оештыручы Рәмзия Сөләйман кызы Җиһаншина.

Киләчәктә ел саен танылган композиторга багышланган кичәләр үткәрергә тырышырбыз, диде Рәмзия ханым. Моны мәктәп директоры Бариева Гөлнара Айрат кызы һәм Алсу ханым да хупладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев