Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Голос победы» – «Җиңү авазы» II Республика хәрби-патриотик җыр фестиваль-конкурсында Чаллы кызы гран-при яулады

Фестивальнең Гала-концерты 18нче июнь көнне Питрәч районы Альвидино авылында узды.

Бәйгенең 1нче сайлап алу туры 11 июньгә кадәр онлайн үтте. Фестивальдә катнашучылар оештыру комитетына фестивальдә катнашу өчен анкета-гариза һәм видео-чыгыш тәкъдим иттеләр

2 тур – фестивальнең Гала-концерты иде. Ул 18нче июнь көнне Питрәч районы Альвидино авылында узды. Финалга узган катнашучылар солист һәм вокаль ансамбль номинацияләрендә төрле яшь категорияләрендә көч сынашты. Бәйгедә 5-35 яшьлек җырчылар катнашты.

Чаллы кызы Сибгатуллина Алинә әлеге конкурста гран-прига лаек булды. Алинә вокал белән  «Исток» яшүсмерләр клубында шөгыльләнә.

Чыганак: https://vk.com/komesh?z=photo-32069080_457267996%2Fwall313955913_20886

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец!