Реклама
«Геройлар иле» хәрби-патриотик лагере сменаларында катнашу өчен гаризалар кабул итү төгәлләнә.
Катнашучыларга махсус униформа биреләчәк, ә смена ахырында үзенчәлекле укулар үткәреләчәк, анда яшүсмерләр «Лазертаг» ярдәмендә үзләренең тактик әзерлекләрен күрсәтә алачак.
Смена 7 августтан эшли башлый, барлыгы 2 смена үткәрү планлаштырыла, һәркайсы 14 көн дәвам итәчәк.
Лагерьга эләгү өчен https://странагероев.рф/ сайтында гариза калдырырга кирәк.
Сменада 12-17 яшьлек яшүсмерләр катнаша ала.
Чыганак: http://nabchelny.ru/news/47450
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз