Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Әгерҗе районы Кадыбаш мәктәбендә "Көмеш каләм" иҗади бәйгесе узды

Районның иң иҗади балаларын: шагыйрьләрен, хикәячеләрен, хәбәрчеләрен, нәфис сүз осталарын җыйган иде әлеге бәйге.

Жюри да дәрәҗәле! Районда яшәп иҗат итүче шагыйрьләр, язучылар, район газетасы, Ижауда нәшер ителүче "Яңарыш", Казаннан "Сабантуй", "Салават күпере" журналлары хезмәткәрләре һәм, әлбәттә, без - Көмеш кыңгыраулар.

Кичәдә мөхтәрәм кунаклар: Татмедиа агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Фәнис кызы Әхмәтова,Әгерҗе районы мәгариф идарәсе башлыгы Вәсилә Гарәфетдин кызы Сафиуллина һәм башкалар катнашты.
"Көмеш каләм" -  гадәти булмаган бәйге инде ул. Хәзер, күп очракта, онлайн йә дистанцион бәйгеләр оештырыла, ә монда балалар жюри каршына утырып, чын-чынлап хикәя-шигырь язалар.
Һәм шәп язалар да! Без "Яшь шагыйрь" номинациясендә идек, балаларның рифманы тоюларын күреп сөендек. Кичә җыр-тамашалар белән үрелеп барды. Кичәнең икенче өлешендә исә җиңүчеләр билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев