Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры Чаллыга килә
Спектакльләр 9-10 октябрь көннәрендә Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында булачак.
9-10 октябрь көннәрендә Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры гастрольләр белән Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрына килә.
2019 елда Чаллы халкы Кариев театрының гастрольләрен яратып, үз итеп кабул иткән иде. Бу юлы Чаллы театры сәхнәсендә өч спектакль тәкъдим ителәчәк.
9 октябрь, 13:00 сәгатьтә — «Кәҗүл читек» (6+)
Режиссер — Ренат Әюпов.
Корбан бәйрәме алды вакыйгаларының кечкенә герое Әхмәдулла дуслары белән бергәләп Габдулла авылы мәдрәсәсендә укый. Әтисе — мәчет имамына охшарга теләп, ул тырышып укый. Әхмәдулла инде ел дәвамында хыялында йөрткән, төшләренә кереп йөдәткән кәҗүл читекләр алачагы турында сөйләп, иптәшләрен туйдырып бетергән. Көтеп алынган бәйрәм киче дә җитә, гаиләнең һәр әгъзасы әтиләреннән бүләк ала, тик, кызганыч, Әхмәдулла читексез кала, чөнки оста аны тегеп өлгертә алмый. Күз яшьләренә төелгән малайны әбисе йокларга сала. Ә үзе аның челпәрәмә килгән хыялын тормышка ашыру ниятендә, кәҗүл читек юнәтергә тотына...
9 октябрь, 19:00 сәгатьтә — «Ак чәчәкләр кебек...» (16+)
Режиссер — Ренат Әюпов.
Асия кечкенәдән үк табиб булу хыялы белән яши. Моңа Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романы һәм фронттан яраланып кайткан әтисен дәвалау теләге этәргеч була. Соңрак Казанда Асия язучының үзе һәм Гөлшаһидәнең прототибы белән очраша. Тик беренче мәхәббәт һәм балачак хыялы арасыннан кыз кайсысын сайлар? Бу юл аңа бәхет китерерме?
Тарих реаль вакыйгаларга нигезләнеп язылган. Ул табибә Гөлшаһидә — профессор Абдрахманова Рәйсә Шәрәфетдиновнаның якты истәлегенә багышлана. Пьеса авторы — Россия һәм Татарстанның атказанган табибы Равия Мухина.
10 октябрь 19:00 сәгатьтә — «Рөстәм маҗаралары» (12+)
Режиссер — Тимур Кулов.
Гади генә бер әкият үз эченә күпме наз, мәхәббәт һәм әрнү сыйдыра ала икән? Тугыз яшьлек Рөстәм, тылсымлы абага чәчәге ашап, күзгә күренмәс хәлгә килә һәм дөньяда тәртип урнаштыра алырдай бердәнбер Кешене эзләп фронтка китә. Әмма афәт эчендә калган баланың йөрәгендә тәртип урнаша алырмы? Максатына ирешерме ул?
«Рөстәм маҗаралары» — үткәндә булган хәлләр өчен башкаларны да, үзебезне дә кичерә алу, хушлаша белү турындагы тарих. Кайчак тормышны яңадан үз җаена кайтара алырдай кешеләр күләгәдә кала. Һәм без аларның чынлыкта нинди көчкә ия икәне турында уйламыйбыз да...
«Рөстәм маҗаралары» спектакле 2024 нче елда Россиянең иң мәртәбәле «Алтын битлек» премиясенә лаек булды.
«Без бу гастрольләрне чын күңелдән көтеп алабыз. Театр коллективларына билгеле булганча, Яр Чаллы халкы — ул әдәпле һәм зәвыклы тамашачы. Алар театр сәнгатен, гомумән мәдәниятны һәрьяктан аңлый. Шуны истә тотып, без үзебезнең театр репертуарында булган иң матур, иң данлыклы спектакльләрне алып килергә тырышабыз. Чаллы һәм якын тирә районнардагы тамашачыны үзебезнең гастрольләрдә көтеп калабыз», — дип сөйләде Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры Гайниев Илнур Зөфәр улы.
«Соңгы тапкыр без Чаллыга гастрольләр белән килгәндә театрның эшчәнлеге элеккеге бинада иде. Бу юлы без Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар дәүләт драма театрының яңа бинасында, иркен залларда чыгыш ясаячакбыз. Тамашачы да шундый ук киң күңел белән каршы алыр дигән өметтә, хәерле сәгатьтә!», — дип теләде театрның баш режиссеры Ренат Әюпов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев