Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Фәридә Исмәгыйлева: «Смена озаккарак сузылсын иде»

Безгә Кукмараның 3нче мәктәбе укучы Фәридә исемле ягымлы кыз «Сәләт-Яр Чаллы» аланында ял итү турында язып җибәргән. Фәридә Исмәгыйлева рус мәктәбендә укыса да, татар телен бик яхшы белә ул. 

Миңа Сәләт лагерының Яр Чаллы аланында бик ошый! Мин монда беренче тапкыр, монда булуыма бик шатмын. Без әйдаманнар белән бергә бик күңелле ял итәбез. Төрле чараларда катнашабыз, түгәрәкләргә йөрибез. Миңа аеруча татар теле түгәрәге ошый. Әйдаман Дина апа белән без гитарага кушылып җырлыйбыз, аралашабыз, төрле уеннар уйныйбыз. Монда хәтта бассейн да бар! Яңа дуслар да таптым. Мин иң шәп төркемгә эләктем, анда иң позитив әйдаманнар: Эльвина Апа һәм Рауф абый. Гомумән миңа бик ошый, смена озаккарак сузылсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев