Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Фәнүзә Кадыйрова: «Һәр кеше үзе теләгән эш белән шөгыльләнергә тиеш»

Кукмара кызы Фәнүзә Кадыйрова 2015 һәм 2016 елларда шайбалы хоккей буенча дөнья чемпионатында катнашты. Хәзерге вакытта Россиянең җыелма командасы составында чыгыш ясый.

«Минем спорт юлым Кукмара районының Сәрдекбаш авылында әти ясаган хоккей тартмасыннан башланды. Минем беренче тимераягым – фигуралы шуу өчен тимераяклар. Малайларның хоккей уйнаганын күреп минем дә уйныйсым килә иде. Бервакыт уенчыларның берсе килмәде, ә мин аның формасын кидем дә аның өчен уйный башладым, нәкъ менә шул вакытта хоккейның минем уен икәнлегемне аңладым.

Хоккей спортын ир-атлар уены диләр, әмма мин һәр кеше үзе теләгән эш белән шөгыльләнергә тиеш дип саныйм», - ди Фәнүзә.

Чыганак – https://t.me/milliardtatar

Фото - ачык интернет-чыганактан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев