Көмеш кыңгырау

Фаил Исламны искә алып...

Бүген «Көмеш кыңгырау» газетасының талантлы рәссамы, фотографы Фаил Ислам туган көн. Аңа 60 яшь тулган булыр иде.

Кызганыч, менә ике ел инде без Фаилсез генә яшибез. Аның көләчлеге, шаянлыгы, балаларча беркатлылыгы, ташып торган энергиясе җитеп бетми... Үзеннән соң якты хатирәләр, матур иҗади мирас калдырды ул. 

Без аны бик тә юксынып искә алабыз. Рухы шат булсын! 

Синең җырлар...
Синең хыялларың...
Синең кулны сизгән кылкаләм...
Ничек якын икән, җылы икән
Фаил Ислам дигән бу Галәм.

Анда төснең
иң-иң җетеләре!
Иң тапкыры, җоры сүзләрнең...
Бу Галәмдә Вакыт чиге булмас -
Хәтер саклар синең эзләрне...
Лилия Фәттахова шигыре.

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: