Реклама
Таныш булыгыз – бу сөйкемле кызчыклар Чаллы шәһәренең 9нчы «Алан» балалар бакчасында оешкан «Энҗе бөртекләре» бию төркеме кызлары. Үткән ел алар «Беренче адымнар» региональ бәйгесендә 3нче, «Solo Dance Chelny» Россиякүләм бәйгесендә 2нче урын алганнар.
Энҗенең үзендә биюгә мәхәббәтне «Аксель» бию төркеме (җитәкчеләре Зилия Имаметдинова) уяткан. Бүген биюче кыз Халыклар дуслыгы йортында оешкан “Сарасвати” һинд биюләре төркемендә дә чыгыш ясый.
«Энҗе бөртекләре» төркеме кызлары мине төрле гимнастик күнегүләр ясап шаккатырдылар, үзләренең үскәч кем булырга теләүләрен дә сөйләп өлгерделәр. Табип, пешекче, чәчтараш, тәрбияче, пианист-музыкант... һәм йолдыз булабыз дип тә өстәделәр кызлар. Аларның балалар бакчасын тәмамлап мәктәпкә барыр вакытлары җиткән. Кызларга һәм җитәкчәлере Энҗе апаларына уңышлар телик!
Ләйлә Мирзаһитова.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз