Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Эли­на Нигъ­мә­тул­ли­на һәм Оль­га Ко­са­ре­ва: «Го­лос»­ка һәм Егор Крид­ка рәх­мәт!»

Оеш­ты­ру­чы­лар­ны без­нең дуэт та­гын да кы­зык­сын­дыр­ды.

«Го­лос. Де­ти» про­ек­ты­ның юби­лей се­зо­ны иле­без­нең төр­ле тө­бәк­лә­рен­нән иң та­лант­лы ба­ла­лар­ны җыя. Күп­тән тү­гел үзе­без­нең Ка­зан кыз­ла­ры Эли­на Нигъ­мә­тул­ли­на һәм Оль­га Ко­са­ре­ва да дуэт баш­ка­рып, ха­лык­ны шак­кат­тыр­ды. Җыр­ны да шәп­не сай­ла­ган­нар иде кыз­лар – «С­бе­рег­ла» җы­ры бик үзен­чә­лек­ле баш­ка­ры­ла бит. Җыр­ның бе­рен­че се­кунд­ла­рын­да ук кыз­лар­га Егор Крид бо­рыл­ды һәм үз ко­ман­да­сы­на ча­кыр­ды.  

Кыз­лар тыш­кы як­тан да, та­выш­ла­ры­ның яң­гы­ра­шы бе­лән дә бер-бер­се­нә ох­ша­ган. Алар­ның ур­так кы­зык­сы­ну­ла­ры – рә­сем ясау, уку һәм җыр­лау. Эли­на бе­лән Оль­га дуэт бу­ла­рак ин­де өч ел җыр­лый­лар икән.

– Без бу про­ект­ка бик кы­зык ки­леп эләк­тек, – дип сөйли Элина. Га­ри­за­лар­ны җи­бәр­гән­нән соң, ча­кы­ру ал­гач, Мәс­кәү­гә кас­тинг­ка кил­дек. Ан­да дус­тым Оля бе­лән бер­гә­ләп иң соң­гы­лар­дан бу­лып кер­дек. Ае­рым җыр­лап ка­ра­ган­нан соң, дуэт бу­ла­рак җыр­ла­вы­быз­ны да әйт­тек. Оеш­ты­ру­чы­лар­ны без­нең дуэт та­гын да кы­зык­сын­дыр­ды. Про­ект­та кат­на­шу бик дул­кын­лан­дыр­гыч иде, чөн­ки дуэт бе­лән чы­гыш ясау – ике­лә­тә зур җа­вап­лы­лык. Лә­кин без мо­ны уңыш­лы баш­ка­рып чык­тык.

– Ә сез­не бу про­ект­ка кем әзер­лә­де?

– Пе­да­го­гы­быз – ТР­ның ат­ка­зан­ган ар­тис­ты, ком­по­зи­тор, җыр­чы, во­кал кон­курс­лар­ның жю­ри әгъ­за­сы Эле­а­но­ра Ре­на­тов­на Ка­лаш­ни­ко­ва. Әзер­лек өчен ва­кыт бик аз иде, чөн­ки без җәй буе ка­ни­кул­лар­да бул­дык. Ә кас­тинг­ка 4нче сен­тябрь­дә үк кил­дек. Без укы­ту­чы­быз­га бик рәх­мәт­ле. Мон­дый про­ект­лар­да кат­на­шу өчен зур әзер­лек ки­рәк.

­– Эли­на, син бер­ни­чә ел элек бу про­ект­та үзең генә җырлап кат­наш­кан идең ин­де. Ә бы­ел дуэт бу­ла­рак чы­гыш яса­ды­гыз. Кай­сы­сы си­ңа күб­рәк оша­ды? 

– Әйе, мин бу про­ект­ның 8нче се­зо­нын­да кат­наш­тым, әм­ма ул чак­та «су­кыр тың­лау­лар»­ны үт­мә­дем. Тик аңа ка­рап кы­на кә­е­фем­не тө­шер­мә­дем, ә баш­ка ва­кыт­та бул­ды­ра алу­ы­ма ышан­дым. Дуэт бу­ла­рак чы­гыш ясау җа­вап­лы­рак, лә­кин икәү бул­ган­да ул ка­дәр дул­кын­лан­мый­сың.

– Сез Егор Крид ко­ман­да­сы­на элә­гү­е­гез­гә шат­мы?

– Әл­бәт­тә, шат. Бик зур рәх­мәт аңа!

– Җыр-му­зы­ка­дан ка­ла, та­гын ни­ләр бе­лән кы­зык­сы­на­сыз?

– Ике­без дә рә­сем ясар­га, укыр­га яра­та­быз. Лә­кин күп ва­кы­ты­быз­ны му­зы­ка­га ба­гыш­лый­быз, фор­тепиа­но­да уй­нар­га өй­рә­нә­без.

– Ки­лә­чәк­кә план­на­ры­гыз?

– Без үзе­без­не зур сәх­нә­дә кү­рә­без. Бе­рен­че аль­бо­мы­быз­ны яз­ды­рып, тәү­ге кон­цер­ты­быз­ны оеш­ты­рып, ан­да ял­гыз да, дуэт та җыр­лар­га те­ли­без.

Кыз­лар­га уңыш­лар те­лик!

Гөлинә Гусамова .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев