Дусларыбыз артты!
Ачык ишек

Дусларыбыз артты!

Чаллы шәһәренең 12нче мәктәбендә мастер-класс үткәреп кайттык. Һәр яңа очрашу ул – яңа ачыш.

Чаллы шәһәренең 12нче мәктәбендә мастер-класс үткәреп кайттык. Һәр яңа очрашу ул – яңа ачыш. Менә дигән итеп туган телебездә сөйләшүче Камилә, Зәлинә, Данияр, Ралиналар укый биредә. Шигырь-әкиятләр язып караучылары  да бар. Үз шигырьләренә җырлар язып караган Дамир Сәлахиев, менә дигән итеп үз шигырен укыган Илдан Мубараков бигрәк тә сөендерде. «Илһам һәрвакыт килми, гел язып булмый», – ди Дамир. Әлбәттә инде. Ләкин тырышларны, максатчаннарны ярата ул. Сүзләргә рифма эзләгәндә, шигырь юлларын дәвам итеп караганда, моның шулай икәнлеген үзләре дә күрде алар. Башта акрын-акрын, ышанычсыз адымнар белән, аннары ашыгыбрак килә икән ул кирәкле сүзләр. Эзләргә генә кирәк.

Ә инде «Көмеш кыңгырау» газетасында булган «Яшьтәшемә биш сорау» яки «Сораштыру» рубрикасына язуның бер кыенлыгы да юк икәнлеген балалар шунда ук аңладылар. Үзләре дә тиз-тиз генә җавап та биреп алдылар.Супер-герой булсалар, гел яхшылыклар эшләп йөриячәк балалар ич алар! Хоббилары да бик-бик күп! Алга таба безнең газетада 12нче мәктәп укучыларының язмаларын да ешрак күрербез әле без. Мин моңа ышанам.

Лилия Фәттахова.

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Татарстан ТЕЛ Яр Чаллы

Нет комментариев