Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Дәрәҗәле бүләк алдык!

Татар телен саклауга һәм үстерүгә керткән өлеше өчен «Көмеш кыңгырау» газетасы коллективы дәрәҗәле бүләккә – Чаллы шәһәре Хакименең Мактау грамотасына лаек булды! «Көмеш кыңгырау», әлбәттә, республика газетасы. Ләкин Чаллы шәһәре – ул аеруча безнеке!

Татар телен саклауга һәм үстерүгә керткән өлеше өчен безнең «Көмеш кыңгырау» газетасы коллективы дәрәҗәле бүләккә – Чаллы шәһәре Хакименең Мактау грамотасына лаек булды! «Көмеш кыңгырау», әлбәттә, республика газетасы. Ләкин Чаллы шәһәре – ул аеруча безнеке, диимме? Чаллы шәһәре администрациясе, мәгариф, мәдәният идарәләре, матбугат үзәге (гомумән, нинди генә тармакны алсак та) һәрвакыт безнең авыр чакта таянычларыбыз булдылар. Мәгариф оешмаларына, шәһәрдәге барлык уку йортларына, мәктәп директорларына, милли завучларга, татар теле укытучыларына, китапханәчеләргә мин аеруча зур рәхмәт әйтер идем. Шушы 25 ел вакыт эчендә (әйе, безнең юбилей!)  «Көмеш кыңгырау» газетасы битләрендә Чаллының сәләтле балалары турында бик күп, бик күп язмалар дөнья күрде. Бик күп Чаллы балаларының шигырь-әкиятләре басылып чыкты. Бик күп балалар күңеленә өмет салганбыздыр, канат куйганбыздыр дип ышанабыз! Шушы хезмәттәшлегебез киләчәктә дә дәвам итсен иде! Бер-беребезгә кирәк булып яшәсәк иде! Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт! 

Газетаның баш мөхәррире Ризидә Гасыймова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев