Чистайдан 11нче сыйныф укучысы Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады һәм миллион сум отты
Чистайның 11нче сыйныф укучысы Диана Шувалова белем алуга 1 миллион сум акча һәм югары уку йортына кергән очракта уңышлар портфолиосына өстәмә баллар отты.
Ел саен барлык илләрдән меңләгән укучы «Зур тәнәфес» Бөтенроссия конкурсында үзләренең белемнәрен, талантларын күрсәтә. Чистайның 11 сыйныф укучысы Диана Шувалова бәхетле җиңүчеләр арасына эләкте. Ул белем алуга 1 миллион сум акча һәм югары уку йортына кергән очракта уңышлар портфолиосына өстәмә баллар отты. Бу хакта «Чистай-информ» хәбәр итә.
«Минем сыйныфташым да әлеге конкурста моннан бер ел элек катнашып, җиңүче булган иде. Мин бу конкурсны үзеңне ниндидер яңалыкта сынау дип уйладым. Шулай ук ул үзеңнең хыялларыңны тормышка ашыру һәм белемеңне арттыру өчен дә менә дигән мөмкинлекләр ача. Мәсәлән, җиңү ярдәмендә мин «Россияне танып-бел» программасы буенча Уралга бушлай сәяхәт кылу мөмкинлеге алдым», – дип сөйләде ул.
Конкурс төрле этаплардан тора, аларның һәрберсендә хәл ителергә тиешле билгеле проблемалар һәм мәсьәләләр бар.
Фото: "Чистай-информ"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев